2020 елның 31 гыйнварында «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең белем бирү үзәге «2020 елга салым администрациясендәге яңалыклар һәм хисап салым сәясәте» дигән семинар үткәрә.
Максатчан аудитория: финанс-икътисад һәм административ хезмәтләр җитәкчеләре, баш бухгалтерлар, салым салу буенча белгечләр, финанс планлаштыру буенча белгечләр, финанс аналитиклары, шулай ук бухгалтерлык хисап өлкәсендә белем алу белән кызыксынучы затлар.
Белем алу бәясе: бер тыңлаучыга 3 900 сум тәшкил итә (ӨБС салынмый). Бу бәягә кофе-брейк, өләшү өчен мәгълүмати-методик материал комплекты керә.
Үткәрү урыны: «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт»), Казан шәһ., Шуртыгин ур., 22 нче йорт.
Өстәмә мәгълүмат: + 7 (843) 253-75-49, +7-960-043-43-44, info@proff-standart.ru.