«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре яңа белем бирү учреждениеләренең төзелешенә карата уңай бәяләмәләр бирде. Проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә экспертизаны Әлки муниципаль районының Сиктермә-Хузангай авылындагы 192 укучыга исәпләнгән һәм Биектау муниципаль районының Алат авылындагы 20 урынлы балалар бакчасы булган 80 укучыга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәпләре төзелеше проектлары үтте.
Әлки муниципаль районының Сиктермә-Хузангай авылында Пролетар ур., 2 нче йорт адресы буенча 192 укучыга исәпләнгән мәктәп төзелеше планлаштырыла. Мәктәп составында белем алу бинасы һәм бассейн бинасы бар, алар үзара җылытыла торган юл белән тоташтырыла. Мәктәп бинасы – ике катлы, мәйданы якынча 6 мең кв. м.
Биектау муниципаль районының Алат авылындагы Мәктәп ур., 31 нче йорт адресы буенча урнашкан, 20 урынлы балалар бакчасы булган 80 укучыга исәпләнгән, мәйданы якынча 4 мең кв. м булган мәктәп барлыкка киләчәк. Бина планда катлаулы конфигурациягә һәм блок структурасына ия, ул бер катлы бина.
Мәктәпләр территориясен төзекләндерүгә газоннарны, саклау полосаларын һәм куаклардан булган киртәләрне утырту, кече архитектура формаларын, уен җиһазларын урнаштыру, шулай ук автотранспорт чараларының кыска вакытлы тукталышы өчен мәйданны һәм велопарковканы оештыру керә.
Барлык проект карарлары да инвалидлар һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче башка төркемнәре өчен үтемле булуын тәэмин итүне исәпкә алып башкарылган һәм «Биналарның һәм корылмаларның аз хәрәкәтләнүче халык төркемнәре өчен үтемлелеге» 59.13330.2012 КҖ таләпләренә туры килә. Гомуми универсаль юлларны урнаштыру халыкның барлык категорияләре (сәламәт, инвалидлар һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнар) тарафыннан файдалану өчен билгеләнгән.
Капиталь төзелеш объектлары буенча тәкъдим ителгән проект документлары техник регламентларның таләпләренә, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, янгыннан саклау таләпләренә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектлары буенча инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентлар таләпләренә туры килә.
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма