«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ ТР Яр Чаллы, Арча, Буа, Биектау, Питрәч һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының төзелеш проектлары буенча проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә экспертиза үткәрде. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмәләр бирелде.
Яр Чаллы шәһәренең ЗЯБ бистәсендәге 19 микрорайонында Һ. Такташ, 6 нчы йорт адресы буенча 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзеләчәк. Бина – 3,5 мең кв. метрдан артык мәйданлы, ике катнаш блоктан торган ике катлы бина.
Шулай ук Арча шәһәрендә Б. Урманче ур., 20 нче йорт адресы буенча 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеше планлаштырыла. Бина – ике катлы, мәйданы якынча 3 мең кв. м.
Буа шәһәренең Ленин ур., 52 нче йорт адресы буенча 260 урынга исәпләнгән, якынча 4 мең кв. метр мәйданлы балалар бакчасы төзелеше планлаштырыла. Проектлаштырылган бина – ике катлы, 2 блоктан тора.
Биектау авылында 340 урынга исәпләнгән 5 мең кв. метрдан артык мәйданлы ике катлы бина барлыкка киләчәк. Балалар бакчасы кабат кулланыштагы икътисадый яктан нәтиҗәле проект документларына керә һәм элегрәк Казан шәһ. төзелешкә экспертизаның уңай бәяләмәсен алган иде инде.
Питрәч муниципаль районының Богородское авылында Яшьләр урамы, 11Б йорты адресы буенча 120 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеше планлаштырылган. Бина – ике катлы, мәйданы якынча 3 мең кв. м.
Балык Бистәсе муниципаль районының Биектау авылында Х. Сафиуллин урамы, 1А йорты адресы буенча 50 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеше планлаштырыла. Проектлаштырылган бина – ике катлы, 900 кв. м мәйданлы, ике блоктан тора.
Барлык проект карарлары да инвалидлар һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче башка төркемнәре өчен үтемле булуын тәэмин итүне исәпкә алып башкарылган һәм «Биналарның һәм корылмаларның аз хәрәкәтләнүче халык төркемнәре өчен үтемлелеге» 59.13330.2012 КҖ таләпләренә туры килә. Гомуми универсаль юлларны урнаштыру халыкның барлык категорияләре тарафыннан (сәламәт, инвалидлар һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнар) файдалану өчен билгеләнгән.
Капиталь төзелеш объектлары буенча тәкъдим ителгән проект документлары техник регламентларның таләпләренә, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, янгыннан саклау таләпләренә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Объектларның проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентлар таләпләренә туры килә.
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма