Мәҗит Хаҗип улы Салихов «2019 елның иң яхшы җитәкчесе» дигән Мактау билгесе белән бүләкләнде

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

«Инновацияләр һәм Үсеш» Халыкара Форумының оештыру комитеты Мәҗит Хаҗип улы Салиховны 2019 елда «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ югары нәтиҗәләре һәм тотрыклы эше нәтиҗәләре буенча «2019 елның иң яхшы җитәкчесе» дигән Мактау билгесе белән бүләкләде.

«Инновацияләр һәм Үсеш» Халыкара Форумы экспертлары билгеләп үткәнчә, «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ эшчәнлеге Россия Федерациясенең икътисадый иминлегенә зур өлеш кертә, регионара элемтәләрне киңәйтүгә, инновацияләр, предприятиеләр һәм оешмалар өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләрендә хезмәттәшлеккә ярдәм итә, иҗтимагый яктан файдалы һәм хәйрия эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

Конкурс Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, Россия Федерациясе Президенты карамагындагы Геральдика советы, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының туризм буенча Федераль агентлыгы, дөньякүләм фондларының Халыкара ассоциациясе, Мәскәү халыкара «Мирбис» бизнес югары мәктәбе ярдәме белән үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International