Казанда, Яр Чаллыда, Арчада һәм Кукмарада яңа торак йортлар төзелешенә карата уңай бәяләмәләр бирелде

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Казанда, Яр Чаллыда, Арчада һәм Кукмарада 6 торак йорт төзелеше буенча проект документларын һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләрен карап үтте. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмәләр бирелде.

«Салават Күпере» ТК 198 фатирлы өч яңа торак йорт белән тулыланачак. Төзелеш объектлары Казанның Киров районы Нурихан Фәттах урамында урнашкан.

Яр Чаллы шәһәрендә Сарман трактындагы ЗЯБ бистәсенең 17А микрорайонында 128 фатирлы торак йорт төзелеше планлаштырыла.

ТР Арча муниципаль районының Арча шәһ. М. Горький ур., 44 йортында 550 кв. м мәйданлы 18 фатирлы торак йорт барлыкка киләчәк.

Кукмарада Гафиятуллин урамы буенча 2 мең 700 кв. метрдан артык мәйданлы 40 фатирлы торак йорт төзелеше планлаштырылган.

Барлык проект карарлары да инвалидлар һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче башка төркемнәре өчен үтемле булуын тәэмин итүне исәпкә алып башкарылган һәм «Биналарның һәм корылмаларның аз хәрәкәтләнүче халык төркемнәре өчен үтемлелеге» 59.13330.2012 КҖ таләпләренә туры килә. Гомуми универсаль юлларны урнаштыру халыкның барлык категорияләре (сәламәт, инвалидлар һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнар) тарафыннан файдалану өчен билгеләнгән.

Капиталь төзелеш объектларына карата тәкъдим ителгән проект документлары техник регламентларның таләпләренә, шул исәптән санитар-эпидемиологик таләпләргә, экологик таләпләргә, янгыннан саклау таләпләренә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Объектларның проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр техник регламентлар таләпләренә туры килә.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International