22 балалар бакчасы «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ уңай бәяләмәләрен алды

2019 елның 6 декабре, җомга

2019 елның ноябрь аенда «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Казан, Яр Чаллы, Әгерҗе, Азнакай, Әлки, Әлмәт, Апас, Арча, Буа, Биектау, Түбән Кама, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Тәтеш районнарында 22 мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең төзелеше һәм капиталь ремонты буенча проект һәм смета документларын карап үтте. Тәкъдим ителгән проект һәм смета документлары билгеләнгән таләпләргә туры килә. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмәләр бирелде.

Бирелгән бәяләмәләр реестры (2019 елның ноябрь ае)

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International