«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт») 2019 елның 18-19 декабрь көннәрендә «Дәүләт төзелеш күзәтчелеге һәм төзелеш контроле: яңа таләпләр, проблемалы мәсьәләләр, тикшерүләр практикасы» дигән квалификация күтәрү курсларын оештыра.
Максатчан аудитория: төзелеш, эксперт һәм проект оешмалары, төзелеш һәм техник заказ бирүче хезмәтләре җитәкчеләре һәм белгечләре, авторлык күзәтчелеген, дәүләт төзелеше күзәтчелеген башкаручы белгечләр һәм башка кызыксынган затлар.
Белем алу бәясе: бер тыңлаучы өчен 9 800 сум тәшкил итә (ӨБС салынмый). Бу бәягә өләшү материалы комплекты һәм кофе-брейк керә.
Укулар тәмамланганнан соң тиешле үрнәктәге квалификация күтәрү турында таныклык бирелә.
Өстәмә мәгълүмат: (843) 272-65-60, 253-75-49, info@proff-standart.ru.