2019 елның 26 ноябреннән 2019 елның 23 ноябрендә чыккан 2779-р номерлы РФ Хөкүмәтенең Карары нигезендә «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын үтәү кысаларында «ТНһК 31-06-2009 Иҗтимагый биналар һәм корылмалар» КҖ 118.13330.2012 3 номерлы үзгәрешләр гамәлгә керде.
Иҗтимагый биналар һәм корылмалар төзелеше буенча кагыйдәләр җыелмасындагы үзгәрешләр, проектлаштыру һәм төзелештә алдынгы технологияләрне гамәлгә кертү өчен, гамәлдәге норматив-техник документларны актуальләштерү максатыннын кертелде. КҖ 118 кертелгән үзгәрешләр составында мәктәпләрне проектлаштыру өчен күбрәк ирек бирүче сораулар комплексы эшләнгән, шул исәптән гамәлдәге төзелеш районнарында да. Мәктәпләр төзелешенә участоклар җитмәү проблемасы белән федераль хакимияткә берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән төбәкләр өчен кертелгән үзгәрешләрнең мөһимлеген аңлап, тиешле кагыйдәләр җыелмасына вакытыннан алда үзгәрешләр кертү турында карар кабул ителде.