«2020 елның иң яхшы сметчигы» конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул ителә

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Конкурс турында:

Конкурс 2014 елдан башлап, төзелештә бәя кую һәм смета нормалаштыру өлкәсендә белгечләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан үткәрелә, анда 184 кеше катнашты. Конкурсның төп бурычларыннан берсе – үз белемнәрен бәяләү һәм профессионал коллегалардан тәҗрибә үзләштерү.

Конкурсны оештыручылар:

  • Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы;
  • «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ;
  • «Россия дәүләт экспертизасының баш идарәсе» ФАУ Казан филиалы
  • «ТР төзүчеләр берлеге» эш бирүчеләрнең региональ тармак берләшмәсе;
  • «Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты» югары белем бирүнең федераль дәүләт бюджет белем бирү учреждениесе.

Конкурс нәрсә бирә:

  • Беренчедән, сез хезмәттәшләр арасында үзегезнең һөнәри статусыгызны күтәрерсез, хезмәт базарында өстенлек һәм киләчәктә карьера үсешен алырсыз;
  • Икенчедән, бу смета эшенең профессионаллары эшли торган эш бирүче өчен мактаулы һәм дәрәҗәле;
  • Өченчедән, бу үз һөнәре белән мавыгучы сметчик өчен мактаулы бүләк – «Татарстан Республикасының иң яхшы сметчигы» дигән фирма алтын значогы;
  • Дүртенчедән, квалификацияне эштән аерылмыйча гына арттыру мөмкинлеге;
  • Бишенчедән, үз белемнәрен һәм осталыкларын объектив бәяләү мөмкинлеге;
  • Алтынчыдан, смета эшенең осталары белән аралашу мөмкинлеге;
  • Һәм, ниһаять, конкурс атмосферасы һәм ярышу рухы.

«2020 елның иң яхшы сметчигы» VII Республикакүләм һөнәри осталык конкурсында катнашу шартлары:

  • 2020 елның 1 мартына кадәр заявка бирергә;
  • Ел саен үткәрелә торган семинарда катнашучылар өчен 20% күләмендә ташлама бирелә;
  • Конкурста төзелеш тармагының бәя кую һәм смета нормалаштыру өлкәсендәге кирәкле белемнәргә ия булган теләсә кайсы практик белгеч катнаша ала;
  • Конкурста катнашучының яше чикләнмәгән.

Приз фонды:

  • 1 УРЫН – «Татарстан Республикасының иң яхшы сметчигы» фирма алтын значогы, 1 дәрәҗәдәге лауреат дипломы, исемле мөһер һәм квалификация аттестаты алу белән аттестацияләнгән сметчиклар реестрына кертелү;
  • 2 УРЫН – 2 дәрәҗәдәге лауреат дипломы, квалификация аттестаты алу белән аттестацияләнгән сметчиклар реестрына кертелү;
  • 3 УРЫН – 3 дәрәҗәдәге лауреат дипломы, квалификация аттестаты алу белән аттестацияләнгән сметчиклар реестрына кертелү;
  • КАТНАШУЧЫЛАР – «Татарстан Республикасының иң яхшы сметчигы» конкурсында катнашучы дипломы.

Бүләкләү тантанасы ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында үтә һәм Төзүчеләр көненә багышланган.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат биредә.

Заявка бирү бланкы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International