«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ яңа драма театры төзелешенә уңай бәяләмә бирде

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре Яр Чаллы шәһ. Чулман проспекты, 37А адресы буенча яңа драма театры төзелешенә уңай бәяләмә бирде.

«Мастеровые» Рус драма театрының проектлаштырыла торган бинасы 12 мең кв. м мәйданлы, 4 катлы, ике төп функциональ төркемнән тора – тамашачылар һәм сәхнә өлештән. Тамашачылар залы 500 урынга исәпләнгән, ян фронталь балконнар, коляскадагы инвалидлар өчен ложалар каралган. Сәхнә тирән портал типта проектлаштырылган. Сәхнә белән зал арасында оркестр чокыры белән авансцена каралган. Проект белән максатчан йөрү урыннарының сузылуы, территория буенча һәм бина эчендә мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар һәм инвалидлар өчен хәрәкәт итүнең тоткарлыксыз булуы тәэмин ителгән.

Янәшәдәге территориядә 179 урынга исәпләнгән җиңел транспортны вакытлыча кую урыннары, шул исәптән инвалидлар транспорты өчен 14 урын, ачык һавада ял итү өчен урыннар бар.

«Яр Чаллы шәһ. «Мастеровые» Рус драма театры төзелеше» капиталь төзелеш объектының проект документлары техник регламентларның таләпләренә, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлаштыруга төзүченең биременә, инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектының проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр техник регламентларның таләпләренә туры килә.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International