2022 елның 19 - 21 сентябрь көннәрендә Казанда заявка кампаниясе нәтиҗәләре буенча республика үткәрү хокукын откан Интеллектуаль транспорт системалары (ИТС) буенча Беренче үзәк-көнчыгыш конгрессы үтәчәк.
Конгресснң оештыручысы – ERTICO ITS Europe берләшмәсе.
Казанда Конгресс куркынычсыз, нәтиҗәле, экологик яктан куркынычсыз һәм уңайлы мобильлекне тәэмин итү максатыннан ИТС өлкәсендәге карарларны тәкъдир итү өчен дөнья платформасын тәкъдим итәчәк.
Конгрессның төп тематик юнәлешләре: транспорт хәрәкәте белән идарә итү, җәмәгать транспорты, транспорт хәрәкәтен оештыру өлкәсендәге законнар, зур мәгълүматлар, тикшеренүләр һәм эшләнмәләр, инновацияләр, пилотсызлар, иярченнәр, ИТС һәм әйләнә-тирә мохит, мобиль кушымталар, ИТС өлкәсендә кадрлар әзерләү.
Өстәмә мәгълүмат: +7 (843) 533-37-80, its.center.kzn@gmail.com, itsinceeurope.com