Фасад системаларының яраклылыгын бәяләү буенча техник таныклыклар юкка чыгарылды

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Россиянең төзелеш министрлыгы тышкы штукатур катламнары булган фасад җылылык изоляциясе композицион системалары яраклылыгын бәяләү буенча техник таныклыклар алуны гамәлдән чыгарды.

Фасад җылылык изоляциясе композицион системаларына карата техник таныклыкларны алуны гамәлдән чыгару түбәндәге әйберләргә мөмкинлек бирә:

  • яңа уенчыларга штукатур фасад системалары базарына керү өчен киртәне төшерү;
  • продукциянең конкурентлылыгын һәм сыйфатын үстерүгә ярдәм итү.

Фасад җылылык изоляциясе композицион системаларына карата кулланыла торган эшләнгән норматив документлар системасы тулы характерга ия, ягъни төзүче проектның сыйфатына, иминлегенә һәм икътисадына зыян китермичә проектлаштырырга, экспертиза үтәргә һәм төзергә мөмкин. Әлеге төр продукциясе буенча норматив документлар системасына түбәндәге әйберләр керә:

  • «Тышкы штукатур катламнары булган фасад җылылык изоляциясе композицион системалары. Гомуми техник шартлар (1 номерлы Үзгәреш белән)» ГОСТ Р 56707-2015;
  • «Тышкы штукатур катламнары булган фасад җылылык изоляциясе композицион системалары. Классификация» ГОСТ 33739-2016;
  • «Тышкы штукатур катламнары булган фасад җылылык изоляциясе композицион системалары. Терминнар һәм билгеләмәләр» ГОСТ 33740-2016;
  • «Тышкы штукатур катламнары булган фасад җылылык изоляциясе композицион системалары. Эшләрне проектлаштыру һәм җитештерү кагыйдәләре» КҖ 293.1325800.2017;
  • «Тышкы штукатур катламнары булган цемент беркеткеч фасад җылылык изоляциясе композицион системалары өчен декоратив штукатур составлары. Техник шартлар» ГОСТ Р 54358-2017;
  • «Тышкы штукатур катламнары булган цемент беркеткеч фасад җылылык изоляциясе композицион системалары өчен җилемле, базалы, турайтучы составлар. Техник шартлар» ГОСТ Р 54359-2017;
  • «Пыяла җепселләреннән ясалган фасад селтегә нык булган сеткалар. Техник шартлар» ГОСТ Р 55225-2017;
  • «Тышкы штукатур катламнары булган фасад җылылык изоляциясе композицион системалары. Сынаулар алымнары» ГОСТ Р 55412-2018;
  • «Тышкы штукатур катламнары булган фасад җылылык изоляциясе композицион системалары өчен полимер нигезендә декоратив штукатур составлары. Техник шартлар» ГОСТ Р 55818-2018;
  • «Тышкы штукатур катламнары булган фасад җылылык изоляциясе композицион системалары өчен полимер нигезендә җилемле, база штукатур, шпаклевкаларны тигезли торган составлар. Техник шартлар» ГОСТ Р 55936-2018.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International