«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ КФЙ белән идарә итү буенча семинар оештыра

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

2019 елның 25 сентябрендә «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе «Күпфатирлы йортлар белән идарә итүнең актуаль мәсьәләләре» дигән семинар үткәрә.

Семинарның спикеры булып энергетика, энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге законнарны гамәлгә ашыруны мониторинглау буенча РФ Федерация Советының эш төркеме янындагы фән-эксперт советы әгъзасы, консультант, ТКХ предприятиеләренең тарифны барлыкка китерү һәм килешү мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча эксперты, ТКХ предприятиеләре белән идарә итү буенча курслар һәм семинарлар авторы һәм укытучысы – Галина Алексей кызы Минофьева чыгыш ясый (Мәскәү шәһ.).

Белем алу бәясе: бер тыңлаучыга 4 900 сум тәшкил итә (ӨБС салынмый). Бу бәягә мәгълүмати-методик материал, төшке аш керә.

Семинар Казанда үтәчәк. Үткәрү урыны өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк. Семинар 9 сәгать 00 минутта башлана.

(!) Заявкалар 2019 елның 18 сентябренә кадәр кабул ителә.

Өстәмә мәгълүмат: www.proff-standart.ru, +7- 960-043-43-44, 272-65-60, 253-75-49.

Заявка бирү бланкы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International