«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ бүген Балтач штб «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» традицион акциясендә катнашты. 30 дан артык укучы мәктәп кирәк-яраклары алды.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республикакүләм хәйрия акциясе Татарстан Республикасында 2007 елдан бирле үткәрелә. Хәйрия ярдәме аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, шулай ук ата-аналары инвалид булган балаларга һәм инвалидларга күрсәтелә.