«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ төзелештә шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм бәя кую мәсьәләләре буенча ел саен үткәрелә торган семинар үткәрәчәк

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

2019 елның 17 октябрендә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ «Төзелештә шәһәр төзелеше эшчәнлегендәге һәм бәя куюдагы законнарга үзгәрешләр кертү. Смета бәясен дөрес итеп билгеләүгә тикшерү үткәрүнең актуаль сораулары. Төзелештә смета нормалаштыру нормаларының һәм кагыйдәләренең заманча таләпләрен аңлату. Төзелеш смета бәясен билгеләүнең базис-индекс ысулы» темасына ел саен үткәрелә торган семинар оештыра.

Семинар тематикасы буенча сораулар 2019 елның 1 октябренә кадәр info@proff-standart.ru электрон почтасына кабул ителә. Сезнең сораулар буенча семинар программасы тулыландырылачак һәм компетентлы лекторлар чакырылачак.

Семинарны үткәрү урыны: ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Казан шәһ., Дзержинский ур., 10нчы йорт, каб. 312.

Катнашу бәясе:

8 000 сум – 1 октябрьгә кадәр заявка биргәндә семинарда катнашу;

10 000 сум – 1 октябрьдән башлап катнашу бәясе;

10 000 сум – семинарда катнашу + 1 октябрьгә кадәр заявка биргәндә аттестация үтү;

12 000 сум – 1 октябрьдән башлап катнашу бәясе.

Өстәмә мәгълүмат: www.proff-standart.ru, 253-75-49, 272-65-60, +7-960-043-43-44, info@proff-standart.ru

Заявка бирү бланкы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International