Проект һәм эзләнү эшләренә сметалар төзү буенча семинар

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе 2019 елның 22 августында «Эш бәясен бәяләүдән чыгып, проект һәм эзләнү эшләренә сметалар төзү» темасы буенча семинар үткәрә.

Максатчан аудитория: проект институтларының, төзелеш компанияләренең, төзелеш-монтаж идарәсе, капиталь төзелеш бүлекләренең икътисад, смета-шартнамә, план-финанс бүлекләре җитәкчеләре һәм белгечләре.

Лектор булып «Адепт» КТ директоры урынбасары Светлана Вячеслав кызы Будруева чыгыш ясый.

Бер тыңлаучыга катнашу бәясе: 3 900 сум тәшкил итә, ӨБС салынмый.

Белем алу бәясенә мәгълүмати-методик материал комплекты, сәламләү кофе-брейкы һәм төшке аш керә.

Семинарда катнашырга сезнең белгечләрне чакырабыз. (!) Семинар тематикасы буенча сораулар һәм катнашу өчен заявка 2019 елның 16 августына кадәр info@proff-standart.ru почтасына кабул ителә.

Өстәмә мәгълүмат: www.proff-standart.ru, 253-75-49, +7-960-043-43-44, info@proff-standart.ru.

Семинар программасы

Заявка бирү бланкы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International