РФ Шәһәр төзелеше кодексында мәгълүмати модельләштерү, мәгълүмати модель һәм төзелеш мәгълүматы классификаторы төшенчәләре беркетелгән. Тиешле Федераль законга РФ Президенты Владимир Владимир улы Путин кул куйган.
Мәгълүмати модельләштерү технологиясен гамәлгә кертү түбәндәге әйберләргә мөмкинлек бирәчәк:
Капиталь төзелеш объектының мәгълүмати моделе Россия эшләүчеләре тарафыннан, программа белән тәэмин итүне кулланып, тулысынча башкарылырга мөмкин. Кагыйдәләр җыентыгын һәм башка норматив техник документларны актуальләштерү, яңадан карап үтү өчен кирәкле гамәли фәнни тикшеренүләрне үткәрүгә бүлеп бирелгән акчаларның өчтән бер өлеше объектның барлык тормыш циклы этапларында мәгълүмати модельләштерү технологияләренең куллану методикаларын тикшерү һәм эшләү өчен җибәрү планлаштырыла.