«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе ел саен үткәрелә торган «Милли икътисад элитасы-2018» бөтенроссия рейтингы лауреаты дипломы һәм статуэткасы һәм «Милли сыйфат билгесе» мактаулы медале белән бүләкләнде.
Рейтинг 2008 елда дәүләт Думасының икътисадый сәясәте һәм эшкуарлык комитеты әгъзалары инициативасы буенча (комитет рәисе Е. А. Федоровның 2008 елның 26 февралендәге 3.8-30/54 номерлы хаты) эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итү Фонды тарафыннан расланды. Рейтинг РФ ФС дәүләт Думасы, РФ ФС Федерация Советы, Беларусь һәм Россия Берлек дәүләте Министрлар советы, РФ Икътисадый үсеш министрлыгы, Мәскәү шәһәр Думасы, Россия Федерациясе Хисап палатасы, Региональ банклар ассоциациясе, Россия салым түләүчеләр берлеге һәм Халыкара бизнес-клуб ярдәмендә Россия һәм БДБ иң яхшы компанияләренең иҗтимагый танытуын тәэмин итү, бүләкләү һәм уңай тәҗрибәсен тарату максатыннан үткәрелә.
Әлеге исем эшкуарлык эшчәнлеге субъектларының икътисадый эшчәнлеген һәм финанс хисаплылыгын ел саен анализлау нәтиҗәләре буенча бирелә, ул дәүләт статистикасы мәгълүматларына нигезләнгән.
