«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ квалификацияләрне бәяләү үзәге төзүчеләр өчен беренче имтихан үткәрде

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

21 июньдә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре төзелеш өлкәсендәге белгечләрнең милли реестрына кертелгән «Татэлектромонтаж» ААҖ белгечләре өчен «Төзелеш җитештерүенең оештыручысы» 244 нче һөнәри стандарт (2017 елның 26 июнендә чыккан 516н номерлы Россия Федерациясенең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы боерыгы белән расланган) таләпләренә туры килерлек беренче сынау имтиханын үткәрделәр.

Имтихан КГАСУ эксперименталь мәйданчык базасында үтте. Аттестация комиссиясе әгъзалары булып чыгыш ясадылар:

  • Рөстәм Равил улы Мифтахетдинов – «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчесенең урынбасары;
  • Любовь Алексей кызы Кәримова – «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ киңәшчесе;
  • Татьяна Геннадий кызы Антонова – «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ төзелештә бәя кую буенча Региональ үзәкнең җитәкчесе.

Чарада катнашучылар арасында шулай ук булдылар: НОСТРОЙ президенты Антон Николай улы Глушков, НОСТРОЙ вице-президентлары Антон Михаил улы Мороз һәм Александр Василий уыл Ишин, РСС вице-президенты Әнвәр Шамухамет улы Шамузафаров, «ТР төзүчеләр берлеге» АСРО президенты Рим Шәфыйк улы Халитов һәм КГАСУ ректоры Рәшит Корбангали улы Низамов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International