Бүген, 2019 елның 21 июнендә, «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ һәм «РосКапСтрой» ФАУ Казанда семинар үткәрделәр, анда төзелештә экспертиза реформасын гамәлгә ашыру, бәя кую һәм сметаны нормалаштыру һәм экспертларны аттестацияләү буенча актуаль сорауларга җавап бирделәр.
Семинар программасын «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов ачып җибәрде: «Төзелеш тармагы хәзерге вакытта радикаль үзгәрешләр һәм модернизация вакытын кичерә. 2018 елда шәһәр төзелеше законнарына үзгәрешләр керткән мөһим федераль законнар кабул ителде. Проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә экспертиза үткәрү процедурасына сизелерлек үзгәрешләр керткән яңа норматив-хокукый актлар кабул ителде һәм планлаштырыла. Бу үзгәрешләр шулай ук проектчыларны һәм төзүчеләрне кагылып үтте. Тармакны модернизацияләү һәм төзелешнең сыйфатын күтәрү максатыннан Президент һәм Ил хөкүмәте тарафыннан төзелештә техник җайга салуны һәм бәя куюны камилләштерү, шулай ук цифрлы икътисадны төзелеш тармагына кертү буенча бурычлар куелды. Экспертизаның цифрлы чоры җитә: экспертизага документлар электрон рәвештә кабул ителә; барлык экспертиза бәяләмәләре Капиталь төзелеш объектларының проект документларына экспертиза бәяләмәләренең бердәм дәүләт реестрына кертелә (ББДР); бәя кую буенча экспертларны һәм белгечләрне аттестацияләүгә аерым игътибар бирелә. Проект һәм смета документларының билгеләнгән таләпләргә туры килүе буенча комплекслы бәяләнүе югары квалификацияне һәм экспертларның зур һөнәри тәҗрибәсен таләп итә».
Аннары семинарда катнашучыларны «РосКапСтрой» ФАУ директоры вазыйфаларын башкаручысы Юлия Геннадий кызы Максимова сәламләде.

Экспертиза һәм аудит буенча НОПРИЗ Комитеты әгъзасы, «ПроектСтройСтандарт» Ассоциациясе Рәисе Сергей Александр улы Журавлев семинарда катнашучыларга 49 маддәсенең 5 өлешендә кертелгән яңалыклар турында мәгълүмат бирде.

Россия Төзүчеләр Ассоциациясенең бәя кую һәм экспертиза-аналитика эше Департаменты директоры, Инженерлар-сметачиклар берлеге Президенты Павел Владимир улы Горячкин «Эксперт компетенциясе өлкәсе. Төзелештә бәя куюның яңа системасы. ГИС ЦС» темасын җентекләп аңлатты.

«Төзелеш экспертизасын үзеннән-үзе җайга салуга кертү. Экспертиза базарына хуҗалык итүче субъектларны кертүнең яңа кагыйдәләре. Эксперт оешмалары артыннан контроль-күзәтчелек эшчәнлеге» икенче пленар утырышта «ВОЛГА-КАМА» берлеге СРО башкарма директоры Хәлил Хәмзәй улы Мөхетдинов семинарда катнашучыларга Россия Федерациясенең Шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр кертү, 315-ФЗ таләпләрен тормышка ашыру концепциясе, шулай ук экспертизада үзен-үзе җайга салу кагыйдәләре һәм нормалары турында федераль закон проекты турында сөйләде.
Россия төзүчеләр берлегенең дәүләти булмаган экспертиза Комитеты Рәисе Сергей Семен улы Ильяев проект документларының составы һәм эчтәлегенә карата яңа таләпләр яктылыгында экспертиза үткәрү мәсьәләләре турында мәгълүмат бирде.
Үзенең докладында «Территориаль үсеш агентлыгы» ҖЧҖ генераль директоры Лариса Леонид кызы Еремина «Экспертиза өлкәсендәге үзгәрешләр. 2017-2020 елларда кабул ителгән һәм проектлаштырыла торган норматив-хокукый актлар» темасын җентекләп аңлатып китте.
«РосКапСтрой» ФАУ директоры киңәшчесе Ирина Евгений кызы Кузьма экспертларны аттестацияләү системасында яңа алымнар турында сөйләде.

Шулай ук семинар кысаларында проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә экспертиза бәяләмәләрен әзерләү хокукына ия булган аттестация өчен охшаш сораулар буенча сынау тесты үтте.
Укулар тәмамлангач, семинарда катнашучы һәрбер кеше билгеләнгән үрнәктәге квалификация күтәрү турында таныклык алды.