Җитештерү биналарында яктыртуны проектлаштыру кагыйдәләре гамәлгә керде

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

2019 елның 18 июнендә «Җитештерү биналары. Табигый һәм берләштерелгән яктыртуны проектлаштыру кагыйдәләре» яңа кагыйдәләр җыентыгы 419.1325800.2018 КҖ гамәлгә керде. Кагыйдәләр җыентыгын куллану – эш өчен куркынычсыз һәм уңайлы шартлар тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Документта китерелгән:

  • югары һәм кырыйдагы яктырту системалары белән биналарның табигый яктырту буенча нормалаштырыла торган параметрларын исәпләү ысуллары;
  • исәпләү өчен беренчел мәгълүматлар;
  • табигый яктырту коэффициенты өчен төп формулаларга керүче ут-техника параметрларын исәпләү ысуллары;
  • берләштерелгән яктыртуны проектлаштыру, берләштерелгән яктырту системасында ясалма яктыртуны сайлау принциплары.

«Җитештерү биналары. Табигый һәм берләштерелгән яктыртуны проектлаштыру кагыйдәләре» кагыйдәләр җыентыгын раслау турында» 2018 елның 17 декабрендә чыккан 813/пр номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы боерыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International