«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе Яр Чаллыда ике катлы ябык йөзү бассейны төзелеше проектын раслады

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

Проектлана торган бассейн бинасын урнаштыру Яр Чаллы шәһ. Автозавод районы торак өлешендә Шишкино бульвары, 9А адресы буенча – турыдан-туры 19 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм 77 нче гимназия гомуми территориянең футбол кыры урынында каралган. Ике катлы, подвалы булган туры почмаклы йөзү бассейны йөзү, спорт йөзү һәм синхрон йөзү буенча укыту-күнегүләр үткәрү өчен билгеләнгән.

Бинаның зурлыгы 51,00 х 36,25 м. Проектта планировканың блок тибы кабул ителгән.  Килүчеләр өчен ачык керү зоналары, килүчеләр өчен өлешчә керү һәм зонага килүчеләр өчен ябык зоналар бүлеп бирелгән.

Беренче катта өлкәннәр өчен (13,8 х 25 м) һәм балалар өчен (10 х 6 м) ике бассейн урнашкан. Өлкәннәр өчен бассейн күнегүләр, синхрон йөзү буенча дәресләр һәм ярышлар үткәрү өчен билгеләнгән. Шулай ук бу катта ресепшен, гардероб бүлмәсе, касса, шөгыльләнүчеләр өчен ял итү урыны, әзерлек дәресләре залы, аерым душ һәм санузелы булган тренерлар өчен ике бүлмә (ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен), җыештыру инвентаре бүлмәсе урнашкан. Бассейннар ванннары арасында тренажер җиһазлары булган «коры йөзү» залы каралган (18,0 х 8,8 м).

Бассейнга тәүлегенә 400 гә якын кеше йөри алачак. Ябык бассейн бинасы халыкның барлык төркемнәре, шул исәптән инвалидлар өчен билгеләнгән. Икенче катта (өлкәннәр өчен бассейн залында) ярышларны карау өчен 50 тамашачы урыны, шул исәптән коляскадагы инвалидлар өчен 2 урын урнаштырылган. Проект белән шулай ук 11 урынга автостоянка каралган.

«Яр Чаллы шәһ. ябык йөзү бассейны төзелеше» капиталь төзелеш объекты буенча тәкъдим ителгән проект документлары техник регламентларның таләпләренә, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, янгыннан саклау таләпләренә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентлар таләпләренә туры килә.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International