«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе Иннополис шәһ. мәдәни үзәк төзелешен килештерде. Экспертизага тәкъдим ителгән проект документлары техник регламентларның, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, янгыннан саклау таләпләренә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Капиталь төзелеш объекты буенча инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентлар таләпләренә туры килә. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмә бирелде.
Мәдәни үзәк шәһәр паркын дәвам итеп, Квант бульвары ур., 2 адресы буенча, торак комплекс янында, урнашачак. Бинаның гомуми мәйданы 2 мең кв. метрдан артык. Бина чараларны үткәрү өчен зур залны, китапханә-лекторийны һәм hack-spaceны берләштерәчәк. Төп мәйданны сәнгать остаханәләре биләячәк, монда балалар һәм өлкәннәр иҗади потенциалларын тормышка ашыра алачак. Якындагы территориядә төрле активлыклар булган парк барлыкка киләчәк. Төзекләндерү территориясенең мәйданы 5 мең кв. метрдан артык булачак.
Мәдәният үзәге бинасы – җәйге кинотеатр белән, ике катлы, турыпочмаклы. Бинаның беренче катында 162 урынга исәпләнгән универсаль зал, остаханәләр, китапханә урнашачак. Икенче катында – администрация блогы, музыка, рәсем, теория белән шөгыльләнү өчен класслар, терраса.
Бина периметры буенча ябык терраса каралган – беренче кат дәрәҗәсендә галерея һәм икенче катта балкон-терраса, түбәле җәйге театр зонасы проектланган.
Мәдәни үзәк бинасы каршында ачык кунак парковкасы урнашачак. Проект карарлары халыкның барлык категорияләре: сәламәт, инвалидлар һәм халыкның башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәре тарафыннан файдалану өчен билгеләнгән гомуми универсаль хәрәкәт юлларын булдыруны күздә тота.
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма