Яр Чаллыда яңа объектлар: «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ төзелеш проектларын килештерде

2019 елның 14 июне, җомга

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан Яр Чаллы шәһәренең ике объектын төзүгә һәм реконструкцияләүгә карата уңай бәяләмәләр бирелде. Проект документларына һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә экспертизаны Яшьлек микрорайонының 65нче комплексында 1224 укучыга исәпләнгән урта гомуми белем бирү мәктәбе төзелеше һәм Муса Җәлил ис. проспектны реконструкцияләү проектлары үтте.

Техник уклондагы яңа мәктәп

1224 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп шәһәрне барлыкка китерүче предприятие – «КАМАЗ» ААҖнең 50 еллыгы елында төзеләчәк. Төзелеш участогы Яр Чаллы шәһәренең төньяк-көнчыгыш өлешендә, төзелеп килүче «Яшьлек» микрорайонының 65 комплексында урнашкан. Территория үз эченә ике участокны – гомуми белем бирү мәктәбе бинасын һәм спорт белән шөгыльләнү өчен каралган участокны ала.

Мәктәп бинасының мәйданы 24 мең кв. метрдан артык. Проект белән 1-11 сыйныф укучыларын укыту каралган. Башлангыч сыйныфлар өчен уку бүлмәләре аерым блокка бүлеп бирелгән. Биредә уен бүлмәләре һәм йокы бүлмәләре белән озынайтылган көн төркеме биналары комплексы каралган. Мәктәптә уку бүлмәләре белән беррәттән китапханә, актлар залы, ашханә, ике бассейн, ике спорт залы, медицина блогы каралган.

Проект белән территорияне яшел үсентеләр, газоннар һәм куаклардан яшелләндерү каралган.

Проект карарлары халыкның барлык категорияләре: сәламәт, инвалидлар һәм халыкның башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәре тарафыннан файдалану өчен билгеләнгән гомуми универсаль хәрәкәт юлларын булдыруны күздә тота.

4 км озынлыктагы проспектны реконструкцияләү

Муса Җәлил ис. проспект җайга салына торган хәрәкәтнең шәһәр әһәмиятендәге магистраль урамы булып, бүленеш полосасы булган ике машиналар йөри торган өлештән тора. Юлның бетон нигезе буенча асфальт-бетон өслекле ике юнәлешендә дә 2дән 3кә кадәр хәрәкәт полосасы бар. Өч полосалы участокларда кырыйдагы уң полоса җәмәгать транспорты хәрәкәте өчен билгеләнгән. Шулай ук юл җирле юллар ягыннан проспект буйлап бара торган магистраль җәяүлеләр тротуарлары белән җиһазландырылган.

Реконструкцияләнә торган юл участогы Магистраль һәм Әлмәт тракты урамыннан алып Мәләкәс елгасы аша «ГЭС-ЗЯБ» күпер кичүе чигенә кадәр башлана, күбесенчә көньяк-көнбатыш юнәлешкә юнәлдерелгән һәм Яр Чаллы шәһәренең Комсомолец районында урнашкан. Реконструкцияләнә торган объектның озынлыгы 4 кмдан артык.

Проект документлары белән проспектның бөтен дәвамында тукталыш «кесәләре» һәм утыру мәйданчыклары булган автобус тукталышларын үзгәртеп кору, җирле юллардан яңа съездлар урнаштыру, борылышларны үзгәртеп кору, җирле юлларда борт ташын урнаштыру һәм 1 парковка урнаштыру каралган.

Тикшерелгән объектларның проект документлары техник регламентларның, шул исәптән санитар-эпидемиологик һәм экологик таләпләргә, янгыннан саклау таләпләренә, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә. Әлеге объектлар буенча проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентлар таләпләренә туры килә.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International