«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе Казан шәһәрендәге «Салават Күпере» торак районының ике йортын төзү буенча проект документларын һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләрен карап үтте. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмәләр бирелде.
Наил Йосыпов урамы буенча 19 катлы торак йортларны төзү планлаштырыла. Төзелеш мәйданы 2 860 мең кв. метрдан артык санны тәшкил итә. Биналар Г-образлы конфигурациягә ия һәм 3 (255 фатирга) һәм 4 (340 фатирга) секциядән тора.
Биналарның беренче катында җәмәгать билгеләнешендәге торак булмаган биналарны урнаштыру каралган. Беренче катларның торак өлешендә ике тамбурлы һәм коляскалы лифт холлары, җыештыру җиһазлары өчен биналар каралган. 2-18нче катларда фатирлар урнаштыру каралган. Фатирларда коридорлар, торак бүлмәләр, аерым һәм берләштерелгән санузеллар, пыялалы лоджиялар һәм (яки) балконнар каралган. Биналарның һәр секциясендә 1000 һәм 400 кг йөк күтәрүчән ике лифт каралган.
Йорт яны территориясендә балалар өчен уен мәйданчыклары, ял итү мәйданчыклары, физкультура-спорт мәйданчыклары, парковка урыннары һәм чәчәк түтәлләре урнашачак. Биредә яшәүчеләрне ял иттерү өчен барлык территорияләр дә кече архитектура формалары белән төзекләндерелә.
Проект карарлары халыкның барлык категорияләре: сәламәт, инвалидлар һәм халыкның башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәре тарафыннан файдалану өчен билгеләнгән гомуми универсаль хәрәкәт юлларын булдыруны күздә тота.
Капиталь төзелеш объектларының проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр техник регламентлар таләпләренә туры килә. Капиталь төзелеш объектларының проект документлары техник регламентларның, шул исәптән янгыннан саклау буенча, санитар-эпидемиологик таләпләргә, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләргә, проектлаштыруга төзүченең биременә, инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренә туры килә.
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма