«Бизнес-Онлайн» электрон эшлекле газетасында язма: бер «корочка» аз: кемнәр өчен квалификация күтәрү мәҗбүри?

2019 елның 11 июне, сишәмбе

Россия Федерациясенең Шәһәр төзелеше кодексында (55.5−1 маддәсе) җитәкчеләр өчен дә, белгечләр өчен дә квалификация күтәрү мәҗбүри дигән сүзләр закон белән беркетелгән, һәм бу 5 елга бер тапкырдан да ким булмаска тиеш. Мәгариф учреждениесенә аерым игътибар бирергә кирәк: мондый белем алулар белем бирү эшчәнлегенә карата лицензиясе булган белем бирү үзәкләре базасында үткәрелергә тиеш. Сайлап алган вакытта белем бирү йорты статусына, квалификацияле укытучылар составына да, уңайлы вакытта эштән аерылмыйча, белем алу мөмкинлегенә ия булган заманча укыту формаларына да игътибар итәргә кирәк. Мондый формаларга, аерым алганда, вебинарлар, онлайн-курслар керә. Югарыда санап үтелгән барлык компетенцияләргә дә «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге ия, ул төзелеш тармагы өчен төрле укыту чаралары һ.б. үткәрә.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов сүзләренә караганда, эш бирүче һәм хезмәткәрнең белем алуга хокуклары Россия Федерациясенең Хезмәт кодексы белән билгеләнгән (196 маддәнең 1-2 өлеше, 197 маддәнең 1-2 өлеше) һәм коллектив шартнамәсе, килешүе яисә хезмәт шартнамәсе белән билгеләнә.

«Шулай ук профстандартларны куллану закон нигезендә билгеләнгән, алар нигезендә хезмәткәрнең вазыйфаи бурычларын башкару өчен кирәкле һөнәри әзерлек дәрәҗәсе билгеләнә. Күп кенә эш бирүчеләр бөтен җаваплылыкны аңлый һәм үз хезмәткәрләрен белем алу өчен җибәрә, — дип билгеләп үтте Салихов. — Бәхеткә, безнең республика белгечләре шундый мөмкинлек белән тәэмин ителгән. Республикакүләм дәүләт экспертизасы белем бирү үзәге базасында («ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ) алар кыска вакытлы әзерлекне (семинарлар, вебинарлар), шулай ук озак вакытлыны (квалификация күтәрү курслары) үтә алалар, һәм соңыннан һөнәри аттестацияне үтә алалар».

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге
e-mail: info@proff-standart.ru
Тел: + 7 (843) 253-75-49
Сайт: gosekspertiza-rt.ru, proff-standart.ru

https://www.business-gazeta.ru/news/427254

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International