2019 елның май аенда «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе социаль-мәдәни билгеләнештәге 18 объектның (театрлар, музейлар, дуслык йортлары, китапханәләр, концерт заллары һ.б.) капиталь ремонты буенча смета бәясенә тикшерү үткәрде. Экспертиза нәтиҗәләре буенча ТР Казан, Яр Чаллы, Иннополис, Әлмәт, Әтнә, Балтач, Биләр, Чүпрәле, Минзәлә, Түбән Кама МБ урнашкан объектлар буенча уңай бәяләмәләр бирелде.
________________________
Белешмә:
Татарстан Республикасында мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау программасы 2015 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә гомуми суммасы 1 134,35 млн сумга 156 мәдәният объекты яңартылды.
2017 елда программаны финанслау күләме 342,49 млн сум тәшкил итте. Бу акчага 44 объект ремонтланды.
2018 елда мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау буенча республика программасына 342,98 млн сум бүлеп бирелде. Бу акчага 42 объект ремонтланган.
Бу елга планда – 21 объект төзү һәм 40 мәдәни объектка капиталь ремонт ясау. Бу максатларга 639,74 млн сум бүлеп бирелгән.
2018-2020 елларга фаразлаулар буенча төрле чыганаклар хисабына 375 мәдәни объектка капиталь ремонт ясау планлаштырылган.
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма