Кадерле ветераннар, фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!
Хөрмәтле татарстанлылар!
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Кешелек тарихында иң куркыныч сугыш безнең якыннарыбызны һәм туганнарыбызны – балаларны, хатын-кызларны, картларны кызганмыйча, һәр кешенең йөрәгендә озак елларга яра калдырганнан бирле күп вакыт үтте. Без сугышта үлемгә каршы барган, тылда батыр хезмәтләре белән Җиңүне якынайткан, илне хәрабәләрдән күтәргән кешеләрне хәтерлибез. Һәм бүген, тыныч вакытта, без үзебез яшәгән, хезмәт иткән кешеләрне хөрмәтлибез, тормышыбызга куанабыз һәм балаларыбызны тәрбиялибез! Җиңү өчен бөтен көчен биргән геройларыбыз ярдәме белән без киләчәккә планнар корабыз һәм иртәгәсе көн турында тыныч уйлый алабыз!
Җиңү көне – геройлык, батырлык һәм үз Ватанын саклаган кешеләрнең каһарманлык символы. Бу безнең ата-бабаларыбызның данын арттыру, бөек Россия, сугышсыз тынычлык өчен үҗәт итеп көрәшергә өндәү! Бу шатлык-сөенеч, тантана һәм якты кайгы бәйрәме, бу безнең уртак Хәтер көне. Бу көн халкыбызның уртак дошман алдында берләшеп, авыр көрәштә торып һәм дөньяны фашизмнан коткару турында искә төшереп торсын! Совет солдатларының батырлыгы миллионлаган кешеләрнең йөрәкләрендә мәңгегә калачак.
Чын күңелдән Сезгә тыныч күк йөзе, сәламәтлек, иминлек, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга бәхет, иртәгесе көнгә ышаныч һәм киләчәккә якты өметләр телим!
Хөрмәт белән, Мәҗит Хаҗип улы Салихов