2019 елның 25 апрелендә «2019 елда Татарстан Республикасының иң яхшы сметчигы» һөнәри осталык конкурсының 1 туры үтте.
Әлеге этап читтән торып узды һәм онлайн режимда тест биремнәрен үтәүне үз эченә алды. Катнашучыларга тест узарга кирәк иде: җавапларның өч яки аннан күбрәк варианты белән төрле катлаулылыктагы 62 сорауга җавап бирергә кирәк иде.
2019 елның 15 маенда конкурсның 2 туры үтәчәк.
Катнашучыларга үзләре турында, үзләренең һөнәри эшчәнлеге, Конкурста катнашырга теләк белдергән мотивлар һәм кызыксындыру чаралары, мавыгулары, бүләкләре, гаилә һәм башка төрле чаралар турында мәгълүматларны чагылдырырга кирәк булган презентация ясарга кирәк.
Конкурсның 3 туры һәм җиңүчеләрне бүләкләү «Төзүчеләр көне» нә багышланган һәм 2019 елның 9 августында булачак.
Өченче тур турыдан-туры булып тора һәм конкурс комиссиясе катнашында уза. Өченче тур кагыйдәләре буенча катнашучы төзелештә бәя куюның гамәлдәге методологиясенә туры килә торган өч теоретик сорау белән бер билет сайлый һәм әзерлеккә вакыт бирелмичә телдән җавап бирә.
3 тур өчен максималь баллар саны: 6 балл. Үткәрү урыны: Казан шәһ., Шуртыгин ур., 22 йорт, «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт»).
Конкурска йомгак ясаганнан соң, ТР төзелеш министрлыгында конкурста катнашучыларны һәм җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү булачак.