«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт») төзелештә актуаль мәсьәләләр буенча семинарда катнашты

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

23 апрель көнне 24 нче халыкара махсуслашкан «ВолгаСтройЭкспо» төзелеш-бизәү материаллары, төзелеш технологияләре һәм җиһазлары күргәзмәсе кысаларында «Казан ярминкәсе» ААҖ Конгресс-үзәгендә «Төзелештә актуаль мәсьәләләр» дигән семинары узды.

Семинар барышында «Төзелеш өлкәсе белгечләрен укытуның заманча формалары һәм таләпләре» темасына доклад белән «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәгенең («ПрофСтандарт») директоры Ләйсән Иршат кызы Габделкәбирова чыгыш ясады. Үз чыгышында ул белгечләрнең квалификациясен күтәрү ни өчен кирәк булуын җентекләп аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International