Мәҗит Хаҗип улы Салихов – «Ел менеджеры» Бөтенроссия конкурсының «Алтын фонд»ы

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

2019 елның 15 апрелендә «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов Россия фәннәр академиясенең Үзәк галимнәр йортында лаеклы бүләкне алды. 2018 ел нәтиҗәләре буенча аны «Ел менеджеры» Бөтенроссия конкурсының «Алтын фонд» ның «Заманча менеджмент. Уңыш тарихы» номинациясендә җиңүче дип таныдылар.

2018 елда «Ел менеджеры» Бөтенроссия конкурсы 22 нче тапкыр узды. Конкурсның максаты – Россия идарә корпусының элитасын ачыклау, идарә итү нәтиҗәлелеген арттыру, иң уңышлы менеджер практикасын билгеләү. Сынаулар барышында экспертлар менеджерларның төбәкләр һәм тулаем ил икътисады үсешенә керткән өлешен һәрьяклап өйрәнәләр, иң уңышлы эшкуарлык һәм идарә итү практикасы турында мәгълүматлар җыялар, ә конкурс жюрие идарәчеләрнең казанышларына дәлилләнгән бәя бирә. Конкурс РФ Федерация Советы, РФ Дәүләт Думасы һәм Мәскәү хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International