Татарстанда «акыллы» технологияләр өч пилот шәһәрдә гамәлгә ашырылачак

2019 елның 29 марты, җомга

Калугада узган «Акыллы шәһәр. Куллану буенча инструкция» халыкара форумы барышында «Акыллы шәһәр» проектын гамәлгә ашыру буенча Россиянең төзелеш министрлыгы, субъектлар һәм шәһәрләр арасында өчьяклы килешүгә кул куелды. Проектта илнең 11 регионыннан барлыгы 19 шәһәр катнаша.

Татарстан Республикасының пилот шәһәрләре сыйфатында Алабуга, Иннополис һәм Әлмәт сайланды. Мондый шәһәрләр РФ төзелеш министрлыгы тарафыннан расланган «Акыллы шәһәр» стандартын вакытыннан алда үтәргә генә түгел, ә бәйсез экспертлар һәм РФ төзелеш министрлыгы белгечләре катнашында эшләнгән һәм расланган юл карталары нигезендә өстәмә чаралар комплексын да гамәлгә ашырырга тиеш.

«Акыллы шәһәр» проекты Россиядә 2018 елда сынау режимында старт алды, ә 2019 елдан башлап ике милли проект – «Цифрлы икътисад» һәм «Торак һәм шәһәр мохите» кысаларында мәҗбүри булды.

Тәкъдир (КАРАРГА)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International