«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе калдыклар белән эш итү өлкәсендә законнардагы үзгәрешләр турында семинар үткәрәчәк

2019 елның 22 марты, җомга

2019 елның 17 апрелендә «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт») «Калдыклар белән эш итү өлкәсендә эшчәнлекне яңа җайга салу» темасына семинар оештыра, анда сез законнардагы актуаль үзгәрешләр, шулай ук калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшләрдә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү турында белә алырсыз.

Семинарда катнашу бәясе: бер тыңлаучыга 3 900 сум тәшкил итә (ӨБС салынмый). Бу бәягә төшке аш, мәгълүмати-методик материал комплекты керә.

Өстәмә мәгълүмат: + 7 (843) 253-75-49, 272-65-60, 8-960-043-43-44, www.proff-standart.ru

Заявка бирү бланкы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International