ТР төзелеш министрлыгында BIM-технологияләр үсеше перспективалары һәм куллану практикасы буенча семинар үтте

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

21 март көнне «Проектлаштыру, экспертиза һәм төзелеш стадиясендә биналарны мәгълүмати модельләштерү технологияләре (BIM). Куллану практикасы һәм үсеш перспективалары» темасына ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында семинар үтте. Семинар «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ тарафыннан сәнәгать һәм гражданлык төзелеше өлкәсендә мәгълүмати модельләштерү технологияләрен кертү буенча дәүләт сәясәтен тормышка ашыру кысаларында һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте куйган бурычларны үтәү максатыннан оештырылды.

Чарада Мордовия Республикасыннан, Удмуртия Республикасыннан, Татарстан Республикасыннан, Киров өлкәсеннән, Оренбург өлкәсеннән, Свердловск өлкәсеннән, Пермь краеннан 40 тан артык региональ экспертизалар, проект институтлары, төзелеш оешмалары белгечләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International