2019 елның 12 мартында Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Дмитрий Анатолий улы Волков төзелештә 2024 елга цифрлы модельләштерү (BIM-технологияләр) кертелүне планлаштыру турында хәбәр итте.
Гамәлгә кертелү кысаларында законнарга, төзелеш стандартларына үзгәрешләр кертү, мәгълүмати модельләштерү кертү процессын базарда катнашучылар өчен уңайлы итү планлаштырыла. Хәзерге вакытта Дәүләт Думасында мәгълүмати модельләштерүне кертү буенча закон проекты беренче укылышны узды һәм хәзер эшләп бетерелә.
Хәзерге вакытта BIM-технологияләр өлкәсендә 7 ГОСТ һәм 4 кагыйдәләр җыелмасы гамәли куллану өчен ачык.