«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе «Казан шәһәре Совет районының Н. Ершов урамы буенча торак комплексында 340 урынга исәпләнгән 1 номерлы балалар бакчасы» объектын төзү өчен проект документларын һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләрен карап үтте.
Яңа балалар бакчасы элеккеге Артиллерия училищесы территориясенең «Арт-Сити» (Октябрь шәһәрчеге) торак массивында төзеләчәк.
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма