«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе төзелештә BIM-технологияләрне куллану буенча гамәли семинар үткәрәчәк

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт») 2019 елның 21 мартында «Проектлаштыру, экспертиза һәм төзелеш стадиясендә биналарны мәгълүмати яктан модельләштерү технологияләре (BIM). Куллану практикасы һәм үсеш перспективалары» темасына семинар үткәрә.

Семинарда түбәндәге темалар каралып үтәчәк:

  • Россия Федерациясендә мәгълүмати яктан модельләштерү технологияләрен үстерү перспективаларын анализлау;
  • предприятиедә мәгълүмати яктан модельләштерү технологияләрен кертү практикасы, оештыру стандартлары;
  • масштаблы инвестицион проектларны гамәлгә ашыруның төрле этапларында мәгълүмати яктан модельләштерү технологияләрен куллану тәҗрибәсе;
  • экспертизага бирү өчен мәгълүмати модельләрне тутыру кагыйдәләре;
  • түгәрәк өстәл һәм сорауларга җаваплар.

Семинарның спикерлары булып «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе, «Дәүләт экспертизасы үзәге»нең Санкт-Петербург дәүләт автоном учреждениесе, «Татинвестгражданпроект» ДУП, «Казан Гипронииавиапром» АҖ белгечләре чыгыш ясый.

Белем алу бәясе 3 500 сум тәшкил итә (ӨБС салынмый). Бу бәягә төшке аш, мәгълүмати-методик материал комплекты керә.

(!) Семинар тематикасы буенча сораулар һәм катнашу өчен гариза 2019 елның 15 мартына кадәр info@proff-standart.ru почтасына кабул ителә

Семинарны үткәрү урыны мәгълүм түгел.

Өстәмә мәгълүмат: + 7 (843) 253-75-49, 272-65-60, 8-96-00-43-43-44, info@proff-standart.ru.

Заявка бирү бланкы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International