Россия инвестицион форумы нәтиҗәләре буенча 2019 елның апрель аенда Россиянең төзелеш министрлыгына күп фатирлы йортларның беренче катларында урнашкан балалар бакчаларын төзү буенча бәяләрнең аерым эреләндерелгән нормативларын эшләү турындагы тәкъдимнәрне РФ Хөкүмәтенә тапшырырга кирәк дигән карар кабул ителде.
Шулай ук күптән түгел Федераль Җыенга карата Юлламада Россия Президенты Владимир Владимир улы Путин шәһәрләрнең комплекслы үсешен стимуллаштырырга һәм торак комплексларны барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итәргә: поликлиникалар, мәктәпләр, спорт мәйданчыклары һәм м.о., шулай ук дәүләткә социаль объектларны тапшыручы төзүчеләрне табышка салым һәм ӨБС түләүдән азат итәргә тәкъдим итте.
Белешмә:
2016 елдан башлап Россиянең төзелеш министрлыгы кабат куллануның икътисадый яктан нәтиҗәле булган проектларының федераль реестрын формалаштыра. Декабрь башында реестрга 794 проект кертелгән, шул исәптән 299 – балалар бакчасы проектлары.