«Бизнес-Онлайн» электрон эшлекле газетасында язма: Мәҗит Хаҗип улы Салихов төзелештә карьера үсеше мөмкинлекләре турында

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

Үз белемнәрен һәм осталыкларын бәяләү, профессионаллардан тәҗрибә үзләштерү, дустанә атмосфераны һәм көндәшлек рухын тою — менә ул төзелеш тармагы белгечләрен мотивацияләүнең һәм үстерүнең нәтиҗәле тәҗрибәсе. Нәкъ менә шул максат белән «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт») 6 нчы тапкыр төзелештә бәя кую һәм смета нормалаштыру өлкәсендәге белгечләр өчен «Иң яхшы сметчик» һөнәри осталык конкурсын үткәрәчәк.

«2014 елда бу проектны башлап җибәргәндә, яше һәм эш тәҗрибәсенә карамастан, кирәкле белемнәре булган һәрбер белгеч иң яхшы сметчик була алачак, дип хәл ителгән иде: иң яшь катнашучыга 22 яшь, иң тәҗрибәлесенә — 51 яшь, — дип билгеләп үтте «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов. — Конкурсны үткәрү вакытында 150дән артык белгеч үзе турында белдерде. Республика кысаларында без куелган максатларга ирештек: һөнәри тормышка ашыру, тәҗрибә уртаклашу, һөнәрнең нәтиҗәлелеген һәм абруен күтәрү өчен шартлар тудырдык».

Конкурста катнашып, сез диплом алачаксыз һәм хезмәт базарында өстенлеккә һәм киләчәктә карьера үсешенең перспективасына ия булачаксыз. Иң яхшылары фирма алтын значоклары белән бүләкләнә һәм исемле мөһер һәм квалификация аттестаты алу белән аттестацияләнгән сметчиклар реестрына кертелә.

Конкурста сметалар төзү һәм бу өлкәдә профессиональ белемнәре булган һәрбер белгеч катнаша ала. Илебезнең барлык почмакларыннан сметачикларны катнашырга чакырабыз! Конкурс 15 апрельдән 9 августка кадәр узачак, ләкин заявканы 2019 елның 15 апреленә кадәр тапшырырга кирәк.

Конкурсны оештыручылар — Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы; «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ; «Дәүләт экспертизасының баш идарәсе» федераль автоном учреждениесенең Казан филиалы; «ТР төзүчеләр берлеге» эш бирүчеләрнең региональ тармак берләшмәсе; «Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты» югары белем бирүнең федераль дәүләт бюджет белем бирү учреждениесе.

Конкурс турында өстәмә мәгълүмат:

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт»):

+7 (843) 253-75-49, info@proff-standart.ru, www.proff-standart.ru

Татарстан Республикасы, Казан шәһ., Шуртыгин ур., 22

Тулырак мәгълүмат «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ сайтында

https://www.business-gazeta.ru/news/415223

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International