Мәҗит Хаҗип улы Салихов Балтач районының атказанган хезмәткәрләренә ТР төзелеш министрлыгының мактау грамоталарын тапшырды

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

28 февраль көнне Балтач районы авыл хуҗалыгы алдынгыларын һәм башка лаеклы хезмәткәрләрне хөрмәтләү уңаеннан тантаналы чара узды.

Чара Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм хөрмәтле кунаклар – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готыф улы Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның вәкиле һәм Балтач районы кураторы – «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов, Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов катнашында узды.

Балтач районы төрле республика программаларын гамәлгә ашыруда актив катнаша һәм ел саен яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Районның иң көчле якларыннан берсе – агросәнәгать комплексы. Район авыл хуҗалыгы җитештерүенең нигезен сөт һәм ит терлекчелеге, бөртекле һәм азык культураларын җитештерү тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы җитештерүен 20 авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм 69 фермер хуҗалыгы башкара. Районның авыл хуҗалыгы җирләре (77 мең га) республика өлешендә 1,9% тәшкил итә. Мондый база республикада ел саен 2,9% авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерергә мөмкинлек бирә. 100 гектар авыл хуҗалыгы җиренә исәпләнгән терлекләрнең тыгызлыгы 41 шартлы баш тәшкил итә, бу республика буенча – 18 баш.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән район хезмәтчәннәренә һәм җитәкчелегенә яхшы нәтиҗәләр күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук төзелеш тармагында нәтиҗәле эшләрне билгеләп үтте һәм Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Әнвәр улы Фәйзуллин исеменнән Балтач районында объектларны гамәлгә ашыру белән шөгыльләнүче атказанган алдынгыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

IMG_6455.JPG

Балтач районы буенча төзелеш секторында барлык программалар да вакытында төгәлләнгән. Район 15 республика программасында катнашты. Гамәлгә ашырылган объектлар арасында: Яңгул авылындагы күпфункцияле үзәк (авыл клубы), Борнак авылындагы күпфункцияле үзәк («Борнак башлангыч мәктәп-балалар бакчасы» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе), 4 спорт мәйданчыгы, «Сабантуй» паркындагы чаңгы базасы, социаль объектларны, мәгариф объектларын капиталь ремонтлау һ. б. 2018 елда башкарылган эшләр күләме 904 млн. сум тәшкил итте.

ТР төзелеш министрлыгының мактау грамоталары белән бүләкләнделәр:

Рамил Илдус улы Шакиров – элек Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручысы;

Илфат Нурулла улы Сәгъдиев – төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге җитәкчесе.

Чара кысаларында авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе һәм бәйрәм концерты оештырылды.

IMG_6476.JPG

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International