«2019 елның иң яхшы сметчигы» конкурсында катнашу шартлары

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Конкурс турында:

Конкурс 2014 елдан башлап төзелештә бәя кую һәм смета нормалаштыру өлкәсендә белгечләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан үткәрелә.

Конкурста 5 ел эчендә барлыгы 150дән артык белгеч катнашты, шул исәптән:
5 катнашучы – «Татарстан Республикасының иң яхшы сметчигы» дигән алтын значоклар һәм статуска ия булучылар;
10 катнашучы – 2 һәм 3 дәрәҗәдәге лауреатлар;
2 катнашучы – «Төзелешнең смета бәясен исәпләү – юнәлеше буенча иң яхшы белгеч» һәм «Шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә бәя кую һәм смета нормалаштыру өлкәсендә иң яхшы яшь белгеч (25 яшькә кадәр)» номинацияләрендә Бөтенроссия сметчиклары конкурсында җиңүчеләр.

Конкурсны оештыручылар:

  • Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы;
  • «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ;
  • «Дәүләт экспертизасының баш идарәсе» федераль автоном учреждениесенең Казан филиалы
  • «ТР төзүчеләр берлеге» эш бирүчеләрнең региональ тармак берләшмәсе;
  • «Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты» югары белем бирүнең федераль дәүләт бюджет белем бирү учреждениесе.

Конкурс нәрсә бирә:

  • Беренчедән, сез хезмәттәшләр арасында үзегезнең һөнәри статусыгызны күтәрерсез, хезмәт базарында өстенлек һәм киләчәктә карьера үсешен алырсыз;
  • Икенчедән, бу смета эшенең профессионаллары эшли торган эш бирүче өчен мактаулы һәм дәрәҗәле;
  • Өченчедән, бу үз һөнәре белән мавыгучы сметчик өчен мактаулы бүләк – «Татарстан Республикасының иң яхшы сметчигы» дигән фирма алтын значогы;
  • Дүртенчедән, квалификацияне эштән аерылмыйча гына арттыру мөмкинлеге;
  • Бишенчедән, үз белемнәрен һәм осталыкларын объектив бәяләү мөмкинлеге;
  • Алтынчыдан, смета эшенең осталары белән аралашу мөмкинлеге;
  • Һәм, ниһаять, конкурс атмосферасы һәм ярышу рухы.

Приз фонды:

1 урын – «Иң яхшы сметчик» фирма алтын значогы, 1 дәрәҗәдәге лауреат дипломы, исемле мөһер һәм квалификация аттестаты алу белән аттестацияләнгән сметчиклар реестрына кертелү;
2 урын – 2 дәрәҗәдәге лауреат дипломы, квалификация аттестаты алу белән аттестацияләнгән сметчиклар реестрына кертелү;
3 урын – 3 дәрәҗәдәге лауреат дипломы, квалификация аттестаты алу белән аттестацияләнгән сметчиклар реестрына кертелү;
Һәр катнашучы конкурс дипломын ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International