«Экологик экспертиза турында» Федераль законның 14 статьясына һәм «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2018 елның 25 декабренда чыккан 496-ФЗ номерлы РФ Федераль законы белән экологик экспертиза турындагы законга һәм башка актларга төзәтмәләр кертелде.
Документ нигезендә барлык объектлар буенча дәүләти экологик экспертиза үткәрү вакыты 3 айдан 2 айга кадәр кыскартылган. Әмма экспертиза үткәрү вакытын, элеккеге кебек үк, заказ бирүче гаризасы буенча озайтырга мөмкин.
2019 елдан федераль дәрәҗәдәге дәүләти экология экспертизасы объектларына I категорияле объектларның проект документлары керәчәк. Әлеге норма капиталь төзелеш объектларының документларына карата түбәндәге очракларда кулланылмый – әгәр дә:
2019 елның 1 гыйнварына кадәр I һәм II категория объектлары өчен пычраткыч матдәләрне ташлауга карата алынган рөхсәтләр мондый рөхсәтләрнең гамәлдә булу вакыты чыккан көнгә кадәр яисә комплекслы экологик рөхсәтне алган көнгә кадәр яки рөхсәтләрнең гамәлдә булу вакыты дәвамында әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясау турындагы декларацияне тапшыру көненә кадәр гамәлдә була.
Закон 2018 елның 25 декабреннан, ә 2 статьяның 3 пунктындагы «б» һәм «в» кече пунктлары 2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керде.