Россиянең Төзелеш министрлыгы җылыту системаларын монтажлау буенча эшләр исемлеген билгеләде

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

«Эксплуатацияләнүче биналарда элек булмаган җылыту системаларын монтажлау буенча эшләрне классификацияләү турында» 2018 елның 10 декабренда чыкккан 49277-ОД/08 номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының хаты нигезендә һава аралыгы белән асылмалы фасад системаларын һәм фасад җылылык изоляцияләү композицион системаларын урнаштыру буенча эшләр капиталь төзелеш объектларын үзгәртеп кору буенча эшләренә керми.

РФ Шәһәр төзелеше кодексы нигезендә үзгәртеп корганда капиталь төзелеш объектының үз параметрларын үзгәртү, төзелеш конструкцияләрен тулысынча алыштыру яки яңадан торгызу эшләре бара, ә капиталь ремонт вакытында – объектның төзелеш конструкцияләре яисә аның элементлары алыштырылуы яки яңадан торгызылуы гына гамәлгә ашырыла, шул исәптән мондый алыштыру (яңадан торгызу) конструкцияләрнең һәм элементларның күрсәткечләрен яхшырта ала. Шулай ук, капиталь ремонтка карата эшләр исемлеген керткән, 1988 елның 23 ноябренда чыккан 312 номерлы Дәүләт архитектурасының борыгынннан чыгып, капиталь ремонт барлык тузган элементларның төзек булмавын бетерүдән, (таш һәм бетон фундаментларның, дивар һәм каркасларның тулысынча алыштырылуыннан тыш) аларны ремонтлана торган биналарның эксплуатация күрсәткечләрен яхшыртучы, нык һәм файдалы, яңадан торгызудан яки алыштырудан гыйбарәт булырга тиеш.

Шулай итеп, әгәр җилләттерелә торган фасадларны урнаштыру буенча эшләрдә үзгәртеп кору (яки башка капиталь кертемнәр) билгеләре юк икән, аларны башкару – мондый эшләрнең исеме булмауга бәйсез рәвештә капиталь ремонт дип таныла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International