«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе күпфатирлы торак йортны булдыру өчен Киселев йортын реставрацияләү һәм реконструкцияләү буенча проект документларына экспертиза үткәрде. Экспертиза нәтиҗәләре буенча «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан уңай бәяләмә бирелде.
Казанның Мөштәри урамы, 20 нче йорт адресы буенча урнашкан, 1236 кв.м мәйданлы реконструкцияләнә торган капиталь төзелеш объекты 1910 нчы елда архитектор К. С. Олешкевич проекты буенча төзелгән. Бина 3 катлы һәм 17 фатирга исәпләнгән күпфатирлы торак йорт өчен җайлаштырылган.
Проект карарлары белән гаражлар ягыннан юллар һәм мәйданчыклар урнаштыру, эчке ишегалдының юл катламын һәм Мөштәри урамы буенча урнашкан тротуарны ремонтлау каралган, эчке ишегалдында өлкәннәр өчен ял итү мәйданчыклары һәм балалар мәйданчыгы, шулай ук 17 машина урынына исәпләнгән парковка, шул исәптән инвалидлар өчен 2 машина урыны һәм йортта яшәүчеләрнең автомобильләре өчен гараж каралган.
«Күпфатирлы торак йортны булдыру өчен ТР, Казан шәһәре, Мөштәри ур., 20 нче йорт адресы буенча урнашкан «Киселев И. Н. йорты, 1910 нчы ел, арх. Олешкевич К.С.» мәдәни мирас объектын реставрацияләү һәм реконструкцияләү» капиталь төзелеш объекты буенча тәкъдим ителгән проект документлары техник регламентларның, шул исәптән санитар-эпидемиологик, экологик таләпләргә, янгыннан саклау, шулай ук инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре таләпләренә туры килә. Инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре техник регламентлар таләпләренә туры килә.
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма