Хөрмәтле архитекторлар, дизайнерлар, проектчылар!
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Архитектура көне белән котлыйм!
Дөньяда нинди дә булса архитектура объекты булмаган бер генә шәһәр дә, авыл да юктыр, мөгаен. Архитектура сәнгате – илһам гына түгел, ул – уңайлы тормыш өчен иҗат итү һәм төзекләндерү эшләре, традицион һәм заманча материалларның ярашуы, аларны тормышка ашыру өчен яңа формалар һәм мөмкинлекләр эзләү, чынбарлыкта ашырыла торган хыяллар.
Сезнең барлык уйларыгыз тормышка ашсын, ә сезнең кулыгыз тудырган балаларыгыз сезгә һәм булдырылган кешеләр өчен шатлык алып китерсен. Гениаль фикерләр һәм якты идеяләр, бетмәс-төкәнмәс планнар һәм аларны тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр сезгә. Сәламәт, бәхетле һәм уңышлы булыгыз. Сезгә һәм якыннарыгызга иминлек телим!
Хөрмәт белән, «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов