Бүген «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесендә төзелеш буенча) Губернатор урынбасары Глеб Орлов җитәкчелегендә Кемерово өлкәсенең төзелеш тармагы вәкилләре эшлекле визит белән булдылар.
Очрашуны «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов үткәрде. Чара барышында проект документларына экспертиза үткәрү, дәүләт хезмәтләренең сыйфатын тәэмин итү, төзелеш ресурслары бәяләрен мониторинглау процедурасы буенча тәҗрибә белән уртаклаштылар, бәя куюның ресурс моделе һәм күпфатирлы йортларның капиталь ремонтлау бәясен билгеләү үзенчәлекләре турында фикер алыштылар.
Чарада «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе җитәкчеләре катнашты: Тимур Зиннәтуллин – җитәкченең урынбасары, Рөстәм Мифтахетдинов – җитәкченең урынбасары, Любовь Кәримова – киңәшче, Тамара Сальникова – экспертиза хезмәте җитәкчесе, Елена Жаленкова – техник хезмәте җитәкчесе.
Чара ахырында катнашучылар ачык диалог өчен рәхмәт әйттеләр һәм хезмәттәшлек буенча алдагы гамәлләрне билгеләделәр.