«ПрофСтандарт» белем бирү үзәгендә төзелештә бәя кую һәм сметаны нормалаштыру буенча курслар

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

2018 елның 1 октябреннан 5 октябрена кадәр «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе «Төзелештә бәя кую һәм сметаны нормалаштыру» квалификация арттыру курсларының көндезге дәресләрен оештыра.

 

Курсларны үткәрәләр: «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең төзелештә бәя кую буенча Региональ үзәкнең төзелештә бәя кую һәм сметаны нормалаштыру өлкәсендәге төп белгечләре-практиклары.

Катнашырга чакырабыз: проект институтларының икътисади, смета-килешү, план-финанс бүлекләре, төзелеш компанияләре, төзелеш-монтаж идарәләре, капиталь төзелеш бүлекләре җитәкчеләрен һәм белгечләрен.

(!) Курсларның тулы программасы электрон почтасына сорау буенча җибәрелә.

Укыту бәясе: бер тыңлаучыга 12 800 сум тәшкил итә (ӨКС салынмый). Укыту азагында 72 академик сәгатькә билгеләнгән үрнәктәге квалификацияне арттыру турында таныклык бирелә. Бәягә укыту-методик материаллар комплекты керә.

Курс һәм ташламалар турында өстәмә мәгълүмат: (843) 272-65-60, 253-75-49, info@proff-standart.ru.

Заявка бирү бланкы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International