1 октябрьда «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе «ПрофСтандарт» белем бирү үзәгендә өлкән буынга карата шәфкатьлелек һәм хөрмәт Көненә Ачык ишекләр көне оештыра.
Чара кысаларында Казан шәһәренең өлкән буын кешеләре өчен торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча бушлай семинар узачак.
Семинар сәгать 10.00 башлана. Семинарда катнашу бушлай, керү ирекле.
Һәр катнашучыга файдалы әдәбият комплекты биреләчәк.
253-75-49, 272-65-60, 272-80-83 телефоннары буенча язылырга мөмкин.
Үткәрү урыны: «ПрофСтандарт» белем бирү үзәге, Казан шәһәре, Шуртыгин урамы, 22.