Проект документларына экспертиза үткәрү өчен объектлар исемлеге арттырылды

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Проект документлары экспертиза үтәргә тиешле булган объектлар исемлеген киңәйтү өлешендә РФ Шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр кертелде.

Хәзер барлык күпфатирлы йортларның проект документларына экспертиза үткәрелергә тиеш. Проект документларына экспертиза үтү мәҗбүрилеге өлешендә искәрмәләр бары тик торак төзелешенең индивидуаль объектларына, шулай ук блокланган төзелешнең торак йортларына гына карата сакланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International