2019 елдан башлап Татарстанда җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча яңа программа старт ала, аңа пляжларны җиһазлау буенча яңа программа кертеләчәк. Хәзерге вакытта Татарстанда барлыгы 15 ачык пляж һәм 298 җиһазландырылмаган массакүләм коену урыны бар, шуларның 59 пляж ясарга мөмкинлек бирә. Якындагы биш елда паркларны төзекләндерү программасы буенча тәкъдим ителгән 59 пляждан 18 булдырылачак.